Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Салих Сәйдәшев исемендәге фәнни-гамәли конференция узды

Югары Ослан районы балалар сәнгать мәктәбендә ел саен үткәрелә торган С.Сәйдәшев исемендәге «Композиторның һәм җырчы Сара Садыйкованың легендар поэмасы. 117-еллык туган көненә» дип аталган чара узды.

Быел конференция үзенең беренче түгәрәк датасын билгеләп үтте - инде 5 ел рәттән бу сәхнәдә тантаналы сәламләү сүзләре яңгырый, тыңлаучыларга үзләренең докладларын укыйлар, һәм залда утыручыларның һәркайсы үзе өчен яңалык  ача һәм милли татар мәдәниятенең бөек мирасын искә төшерә.  

Чыгышларга Яшел Үзән, Арча, Тәтеш, Иннополис, Казан кебек шәһәрләрдән катнашучылар килде. Югары Ослан сәнгать мәктәбеннән педагог К. Э. Голумбевская "С. Садыйкованың музыкаль образлары" темасына нотык сөйләде, ә 6 сыйныф укучысы Ярослав Смирнов  Сара Садыйкова турында үзе язган шигырен укыды. Иннополис структур бүлекчәсеннән 8 сыйныф укучысы Анастасия Черменская "Сара Садыйкованың талантлы кызы - балерина Әлфия Айдарскаяның иҗади юлы" дигән доклад белән чыгыш ясады.  

Конференциядә катнашучыларга Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий Альфред улы Сәйдәшев кебек танылган кунаклар белән танышу һәм аралашу өчен уникаль мөмкинлек бирелде. С.Сәйдәшевнең оныгының тормыш иптәше- ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Иза Мәүлетхуҗия кызы Сәйдәшева, Сәйдәшевнең бертуганының улы Рөстәм Үзбәк улы Әхмәров, Сәйдәшевнең оныгы - Гөлнара Нәүфәл кызы Сәйдәшева, хәтта Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская да очрашуга килгән иделәр. Өлкән яшьтә булуына карамастан (быел май аенда балеринага 98 яшь тулган), Әлфия Газиз кызы әти-әнисе турында истәлекләр саклавын дәвам итә - китаплар чыгара һәм Сара Садыйкова белән Газиз Айдарскийга багышланган концертлар оештыра.  

Әлфия Газиз кызы балалар сәнгать мәктәбенә үзенең әти-әнисе турында язган авторлык китапларын, шулай ук үзенең тормыш юлын бәян иткән китабын бүләк итте.

Пленар өлешне хөрмәтле кунаклар, якташларыбыз - композитор Риф Хоббула улы Гатауллин һәм Адлер Хәсән улы Фарукшин ачтылар. Чара Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистларының концерт чыгышы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев