Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Сабантуйның кайчан үткәреләчәге билгеле булды

Районыбыз башлыгы Марат Зиатдинов Сабантуй көнен билгеләүче карар чыгарды.

Сабантуй Югары Осланда 10 нчы июньдә булачак. Бәйрәмнең үтәчәк урыны үзгәрмәде, ул гадәттәгечә мәдәният һәм ял паркында узачак. Элек электән Сабантуй язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелгән, шуңа да бәйрәмнең төп хөрмәтле кешеләре булып авыл хуҗалыгы алдынгылары санала.

Һәр елдагыча балалар өчен спорт мәйданчыклары оештырылачак. Районыбызда яшәгән төрле милләт халыкларының  ишегалларында аларның көнкүреше, яшәеше белән танышырга була.

Спорт чараларында һәрбер теләгән кеше катнаша алачак.

Ә Сабантуйның төп бизәге булып “Татарча көрәш” санала.

Сабантуйны үткәрү буенча оештыру комитеты эшен башлап җибәрде.

Барыгызны да Сабантуйда көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев