Югары Осланда «Россия чаңгы юллары - 2025» узачак
Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбарәт.
Шимбә көнне, 8 нче февральдә, Югары Осланда «Россия чаңгы юлы – 2025» -Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары уздырылачак.
Район үзәгендә ярышлар А.И.Парфилов исемендәге чаңгы базасында узачак, башлана 11.00 сәгатьтә. Шундый ук ярышлар Югары Ослан районының авыл җирлекләрендә дә үткәреләчәк.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев