Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда район шигырь укучылар конкурсы узды

Быел конкурс Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Украинадагы махсус хәрби операциягә теләктәшлек белдерүгә багышланды.

«Zа Победу» проектын һәм хәрби-патриотик шигърият декадасын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк район китапханәсе Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Украинадагы махсус хәрби операциягә теләктәшлек белдерүгә багышланган «Нетленна память о войне» - шигырь укучылар конкурсы уздырды. 

Конкурс  15 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр арасында ике номинациядә  узды: «Время выбрало нас»,  “Юные Герои войны». Конкурс номинацияләренә шигырьләрнең туры килүен, артистлык һәм эмоциональ-образлы сәнгатьлелекне компетентлы жюри бәяләде.   Конкурста катнашучылар башкаруында шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы, Чечен, Әфган сугышы вакыйгалары һәм Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Херсон һәм Запорожск өлкәләрен Украина неонацистларыннан азат итү буенча махсус хәрби операция катнашучылары турында шигырьләре яңгырады.

 Шигырь укучылар конкурсында катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән 2023елның 22 сентябрендә 14:00 сәгатьтә китапханә скверында узачак “Солдат-всегда солдат” район патриотик фестивалендә бүләкләнәчәк.

 «Zа Победу» проекты Президент фонды ярдәмендә район китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев