Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Өлкәннәр көне билгеләп үтелде

Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган “Хәтер дулкыннары буйлап!” ретро-концертында район Мәдәният йортында бөтен зал чыгыш ясаучыларга кушылып җырлады, чөнки район талантлары башкарган җырлар – аларны яшьлек елларына алып кайта, якты истәлекләр булып хәтерләрен яңарта, бәйрәм көнендә бүләк буларак яңгырый.

Бинага керү юлында ук чарага килүче кунакларны үткән көннәргә кире кайтарып талоннар тапшырдылар, шуның буенча совет буфетында эчемлекләр һәм тәм-томнар алырга, шулай ук ботка һәм чәй белән сыйланырга мөмкин иде. Холлда куелган совет чоры атрибутлары - стенадагы бизәкле якты келәм, кайчандыр эшче кешенең хыялы булган аклы-каралы телевизор, стена радиосы, парта, мәктәп формасы һәм башка предметлар кунакларны үткән елларны сагынып искә алырга мәҗбүр итте.

Шунда ук үзләре бакчаларында үстергән, эшкәрткән, яшелчә, җиләк-җимешләрдән ярминкә дә оештырылды. Ярминкә шаяру, такмаклар, милли җырлар, биюләр белән бергә уралып барды. Алга таба Үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Лилия Галимуллина әйтүенчә, Югары Ослан гимназиясе, Югары Ослан мәктәбе, интернат йорты, "Волжанка" һәм "Иделкәй" коллективлары һәм ярминкәдә катнашучы башка кешеләр ярдәме белән МХО да катнашучыларга ярдәм йөзеннән 10 000 сум акча җыелган.

Бәйрәм концерты район башлыгы урынбасары Сергей Викторовичның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәребезгә тормыш көзенең бүгенгедәй кояшлы булуын теләде.

Сәхнәдән 1960, 1970, 1980-нчеләр елларда яратылып җырланган, тыңланган җырлар  яңгырады. Музыкаль «вакыт машинасында» тамашачылар балачак, яшьлек елларына кайтып килделәр.

Искиткеч бәйрәмне кунакларга районның иҗади коллективлары һәм чараның кунагы - чуваш "Илем" вокаль ансамбле бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев