Югары Осланда «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2024 » конкурсы узды
Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2024» VIII Республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Конкурста катнашучыларга берничә этап узарга туры килде. Беренче этапта: «Мин сине кызыклы уенга өйрәтермен» - педагоглар татар телендә уен әзерләделәр; икенче этапта алар «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез» викторинасында катнаштылар, ә өченче, йомгаклау этабында «Мин - шәхес» темасына визит карточкаларын күрсәттеләр.
Конкурс җылы атмосферада узды, катнашучылар югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча өченче урынны Екатерина Зеленцова («Каенкай» балалар бакчасы) алды, икенче урынны үзара Елена Баймяшкина («Салават күпере» балалар бакчасы) һәм Марина Кучина (Макыл балалар бакчасы) бүлештеләр, конкурста җиңүче исеменә һәм республика конкурсында район исеменнән чыгыш ясау мөмкинлегенә Светлана Ширяева («Кояшкай» балалар бакчасы) лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев