Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” бәйгесенең район этабында җиңүчесе билгеләнде

Республика дәрәҗәсендә Югары Ослан районы данын яклаячак “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе бәйгедә иң яхшысы дип табылды.

“Кояшкай” балалар бакчасында рус тәрбиячеләренең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Конкурс алдыннан “Кояшкай” балалар бакчасында төрле халыклар киемнәренә киенеп тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакларны каршы алдылар, бергәләп Татарстан гимнын башкардылар. Шулай ук сәхнәләштерелгән "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр, анда тамашачылар татарларда кичке аулак өйләрнең ничек узуын күрделәр.

Конкурста барлыгы 4 педагог катнашты. Ярышлар берничә этапта узды. «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм» конкурсының беренче этабында балалар белән конкурсантлар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында биремнәр үтәделәр, җәнлекләр өчен йорт төзеделәр һәм су иясеннән малайны коткардылар, шулай ук "Тылсымлы зонтик" балаларны интонация белән сүзләрне әйтергә өйрәтте. Бу уеннар ярдәмендә балалар татар телендә күп кенә яңа сүзләр белделәр.

 Киләсе этап - викторина уены, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтте, барлык конкурсантлар да бу бәйгене бик яхшы башкарды.

«Мин - шәхес» дигән визит карточкасында күп кенә тәрбиячеләр үзләре турында татар телендә сөйләделәр.  

Өч телдә шигырьләр, татар җырлары, традицион уеннар - боларның барысын да йомгаклау - иҗади этабында катнашучылар тәкъдим итте.

 Конкурс комиссиясе катнашучыларның чыгышларын түбәндәгечә бәяләде:

1 урын - Наталья Карасева, “Салават күпере”  балалар бакчасы тәрбиячесе

2 нче урынны - “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Кямале Новрузова, “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Регина Петухова бүлештеләр.

3 урын - Юлия Лужаева, Куралово балалар бакчасы тәрбиячесе.

Конкурс җылы атмосферада узды, балаларның да актив һәм теләп катнашуы, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев