Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда КВНның сайлап алу туры узды

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән республикада татар телендә “Әйдә шаяРТ” заманча телевизион юмористик уеннар оештырыла.

Яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау, аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор формалаштыруны максат итеп куйган әлеге проектны быел республика районннарында башлап җибәрү планлаштырылган.

Шул уңайдан Югары Осланда укучылар үзләренең укытучылары белән КВНның сайлап алу турында катнаштылар.  

Районыбызда чараны оештырып, башлап йөрүче булып район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы тора. Ул шулай ук жюрине дә җитәкли.Чара яшьләр клубы сәхнәсендә узды. 

Балалар республиканың тәҗрибәле КВНчыларының остазлыгы ярдәмендә чыгыш ясадылар.

Сайлап алу турында берничә команда катнашты: татар теле укытучыларының җыелма командасы - “Күзәнәкләр”, Югары Ослан гимназиясе “Өйдә оныттым” һәм Югары Ослан урта мәктәбе “Малые” командалары. 

Берничә көн дәвамында катнашучылар өчен КВНщикларның мэтрларыннан -  “Дүрт татар” командасының элеккеге катнашучыларыннан мастер-класслар узды. Алар балаларны халык алдында дөрес һәм нәтиҗәле чыгыш ясарга, төрле шаярулар уйлап табарга һәм командада бергәләп эшләүгә өйрәттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча, «Республика» лига фестивалендә районыбызны тәкъдир итәчәк «Малые» командасы Гран-при иясе булды. Ә команданың яшь катнашучысы Риана Колезнева "Иң яхшы актриса" номинациясендә Дипломга лаек булды. 

Беренче урынны татар теле укытучыларының җыелма командасы “Күзәнәкләр” алды, алар “Әйдә, ШаяРТ” татар телевизион лигасында чыгыш ясаячаклар. Команданың әгъзасы Айнур Нурмөхәммәтов “Иң яхшы юморист” номинациясендә җиңде.

Икенче урында – гимназиянең «Өйдә оныттым» командасы. Яшь талант Әмир Габдрахманов «Бик яхшы актер» номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды.

Май аенда җиңүче командалар бер атнага Казанга китәчәк, анда аларны “Әйдә шаяРТ” тапшыруы мөхәррирләре алдагы чыгышларга әзерләячәк. Анда алар үз потенциалын камилләштерәчәкләр һәм башка районнар командалары белән ярышачаклар, сезонда катнашу өчен көрәшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев