Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда күпфатирлы йортта яшәүчеләр йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр

Өмәгә бергәләп чыгып , йортларда яшәүчеләр подъезд яннарында тәртип урнаштырып кына калмадылар, ә район үзәгенең Чехов урамына караган бетон койманы да буядылар.

Узган ел Западный микрорайонның 2-6  нчы йортлар халкы өчен “Безнең ишегалды” Республика программасы кысаларында ишегалды территориясе төзекләндерелде, матур сукмаклар салынды, балалар мәйданчыгы, җайлы утыргычлар барлыкка килде. Узган ел яңартылган ишегалды тантаналы шартларда үзешчән артистлар катнашында яшәүчеләргә тапшырылды. Хәзер инде ишегалдының берничә ел элек  нинди булуын да хәтерләүче юктыр.

Бу ишегалдында яшәүчеләрнең күпчелеге программаны гамәлгә ашыруны хуплау гына түгел, ә төзекләндерүне планлаштырганда, төзелеш-ремонт эшләре вакытында актив катнаштылар. Алар хәзер дә ишегалдында тәртипне, матурлыкны саклап торалар.

Үткән ялларда 3 нче номерлы йортта яшәүчеләр , дусларча җыелып, пумала, валиклар белән коралланып, Чехов урамы ягыннан урнаштырылган бетон декоратив койманы агартып,буяп чыктылар. Буяу белән “Обиход” идарә компаниясе тәэмин итте.

“Җәен Югары Осланга бик күп кунаклар килә, үзәк урамнан үткән чакта, иске, авышкан, буялмаган коймалар күренү авылыбызны бизәми. Үзебезгә дә чиста, матур җирдә яшәүе күңелле. Югары Осланда яшәүче башка урам халкы да бездән үрнәк алса, авылыбыз тагын да матураер “-диләр алар.

Чыннан да соңгы вакытта бик еш кемдер килеп чистартырга, эшләргә тиеш дигән мәгънә белән яшәүчеләр күп. Каядыр шикаять язып , авыл Советыннан килеп чүп үләннәрен чабып, чүп-чардан арындыруны көтеп утырганчы, үзебез яшәгән йорт тирәләрен, ишегалларын тәртиптә, чисталыкта тотсак, балаларыбызга үрнәк күрсәтү, үзебезгә саваплы гамәл булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев