Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда ишегалды бәйрәме үткәрделәр

«Татарстанда Җәй» республика проектын тормышка ашыру барышында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Көнбатыш микрорайон урамындагы 5 һәм 6 нчы йортларда яшәүчеләр өчен «Яхшы күршеләр – ышанычлы дуслар» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

Чара үз эченә төрле программа, «Яхшы күрше – ул зиннәт» темасына викторина, «Иң тиз» һәм «Кем күбрәк» хәрәкәтчән уеннарын алган. Программада газетадан кепка ясау буенча мастер-класс, «Мәкальне дәвам ит», «Тасвирлау буенча җырны танып бел» һәм «Күрше» сүзе булган нәфис фильмнарны исеңә төшер», «Пазлларны җый һәм әсәрне әйт» конкурслары бар иде.

Шулай ук «Күрше, укы» күргәзмә-буккроссинг оештырылды, анда һәр катнашучы уку өчен китап сайлый алды. Чараның барлык кунакларына китапханәчеләр тарафыннан «Китапханәгә чакырабыз!» дигән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Бәйрәм «Лавата» биюе белән тәмамланды.

Үткәрелгән чара йортларда яшәүчеләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм ишегалдында җылылык һәм уңайлылык тудыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев