Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Идел көненә багышланган Түгәрәк өстәл узды

Чарада “Волгарь” макетын тәкъдим иттеләр.

20 нче майда барлык Идел буе өлкәләре Идел көнен билгеләп үтә. Югары Осланның туган якны өйрәнү музеенда “Волгарь” турында мифлар һәм хакыйкать” дип аталган Түгәрәк өстәл узды, анда туган якны өйрәнүчеләр, район халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Кунакларны Иделебез турында җыр белән ветераннар хоры “Волжанка” каршы алды. Кунакларны хуш исле үлән чәе белән сыйладылар.

Чараның үзенчәлеге булып Тимофей Тюрин җитәкчелегендә Сергей Володин ясаган “Волгарь” макеты презентациясе тора. Макет 1:35 масштабы белән ясалган, ясау өчен дүрт ай вакыт кирәк булган.

Чакырылган кунаклар арасында  Казаннан туган якны өйрәнүче Валерий Грязнов- Анатолий Грязновның (  иске Осланның күп фотографияләрен ясаучы) улы да бар. Әтисенең истәлегенә багышлап ул аның фотографияләреннән открыткалар җыелмасы чыгарган, аны шушы Түгәрәк өстәлдә тәкъдим итте. Бу открыткаларда Иделнең иске күренешләре, “Волгарь” пароходы булган уникаль фотолар бар. Алар ярдәмендә без беренче һәм икенче линиядәге юкка чыккан урамнарның, Меньшикова часовнясын, иске дин тотучылар часовнясын, Маркиз утрауының элеккеге күренешләрен  күрә алабыз.

Ослан балачакның аерым якты истәлеге,- чөнки ул яраткан бабаем, елга, мәңгегә юкка чыккан утрау, су коенулар, Ослан комнары. Яз көне килгәндә Иделдә сумала исе аңкый, чөнки һәр язда яр буенда көймәләр сумалаганнар. Сумала исе, ягымлы яз җиле, болар барда илаһи бер истәлек, могҗиза булып әле дә хәтердә саклана. Пароходны саклап кала алмаганнар, әмма бу модель аның турында күзаллау бирә. Гаҗәп, әмма “Волгарь”ның гудогын, ул вакытта “сыбызгы” дип аталган, йөзләгән башка гудоклар арасыннан бик җиңел танып була иде. Ул “сыбызгы” Ослан халкына сәгатьне алыштырган, алар төгәл билгеләнгән вакытта яңгырый иде ,- дип бүлеште истәлек -хәтирәләре белән Валерий Грязнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев