Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда “Гореф-гадәтләр көче.Туган якның сәләтле кешеләргә байлыгы” исемле фестиваль узды

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Татарстан еллар дәвамында башкарылган эшләрне җимерергә мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа бәйле рәвештә, рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәи гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Бу елның максаты: халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга тапшыру.

Шул уңайдан Югары Ослан мәдәният йортында “Гореф-гадәтләр көче. Туган якның сәләтле кешеләргә байлыгы” исемле фестиваль узды. Фестивальдә районыбыз территориясендә яшәгән рус, татар, чуаш халыкларының гореф-гадәтләре турында чарага килгән тамашычаларга сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

Мәдәният йортында милли ишегаллары оештырылган иде. Кулдан эшләнгән әйберләр, мул милли ризыклар белән тулган өстәлләр үзләренә җәлеп итеп торалар. Милли йортлар килгән кунакларны чын күңелдән ризыкларны авыз итәргә үз телләрендә сөйләшеп чакыралар.

Шул ук вакытта Мәдәният йорты тирәсендәге мәйданчыкта милли йолаларны театральләштерү башланып китте, төп рольләрне башкаручылар районыбызның сәләтле балалары. Балалар  оештыручыларның тәкъдимнәреннән баш тартмыйча, халык уеннарында да бик теләп катнаштылар.

Фестивальгә кунаклар да бик күп килгән иде, алар арасында республика газеталарының журналистлары да бар. Фестивальне оештыручы хуҗалар аларны ипи-тоз, чәк-чәк белән, аяк асларына туннар җәеп, акча, ашлык бөртекләре сибеп каршы алдылар. Районыбызның талантлы иҗади төркемнәре кунакларны үзләренең телләрендә җырлары белән сөендерде.

Фойедан бәйрәм сәхнәгә күчеп , ике сәгать дәвамында тамашачыга үзешчән коллективлар, аерым башкаручылар сәләтләрен күрсәттеләр.Матур костюмнар, ритмик биюләр, мавыктыргыч тавышлар- болар барсыда тамашачыга рухи рәхәтлек, ләззәт бүләк итте.

Фестиваль чыннан да көчле һәм гореф-гадәтләргә бай, юмарт һәм кунакчыл булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев