Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда ел тәрбиячеләре билгеләнде

Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасы «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.

Анда районда эшләүче җиде тәрбияче катнашты. Конкурсны чыгышы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Морозенкова ачып җибәрде.

Конкурс сынаулары ике этаптан торды: «Балалар белән педагогик чара» – конкурсантлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеш эшчәнлегенең төрле төрләрен проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр; «Минем педагогик табышым» – конкурсантлар педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкларын, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуның, тәрбияләүнең һәм үстерүнең иң әһәмиятле алымнарын күрсәттеләр.

Жюри тарафыннан конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде.

-Конкурста җиңүче (I урын) - Макыл балалар бакчасы тәрбиячесе Мураткина Екатерина Олеговна;

-«Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче - Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Платцева Фәридә Зөфәр кызы;

-Конкурс призеры (II урын) - Куралово балалар бакчасы тәрбиячесе Лужаева Юлия Александровна;

-Конкурс призеры (III урын) - бертигез балл җыйган катнашучылар: Югары Осланның «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Әблиева Миңзирә Әмирҗан кызы; Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Штырова Ольга Сергеевна; 

“Педагогик осталык" номинациясендә лауреат - Түбән Ослан балалар бакчасы тәрбиячесе Гаврилова Наталья Николаевна;

"Педагогик илһам» номинациясендә лауреат - Иннополис мәктәбе балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Җиһангирова Гүзәл Айдар кызы.

Җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Морозенкова дипломнар белән бүләкләде.

Конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар зона этабында катнашу өчен җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев