Югары Осланда Бөтендөнья татар конгрессы утырышы узды
Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Советы әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән коллективлар һәм мәхәллә әһелләре катнашты.
Кунакларны дәртле җыр-биюләр белән “Конфетти” хореография коллективы, “Мирас” балалар инструменталь ансамбле, “Хәзинә” фольклор төркеме каршы алды. Фойеда “Мәдәниятләр диалогы” музееның “Татар чәе” кунакханәсе иртәнге чәй белән сыйлады.
Әлеге чараның максаты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләренең эшчәнлеге белән танышу һәм Югары Ослан бүлекчәсенең 2024-2025 елларда эшләнгән эшләре буенча хисап тоту. Шулай ук
Югары Ослан районында милли мәгарифнең торышы, мәдәният өлкәсендә милли мәсьәләләрнең чишелеше, дин нигезләре, райондагы мәхәллә, мәчетләр эшчәнлеге турында да фикерләр алышу да каралды.
Чараны котлау сүзе белән район башлыгы Евгений Варакин ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов үзенең чыгышында конгрессның эшчәнлеге белән таныштырып үтте, татар халкының тырышлыгы, җитәкчелек белән бергәләп эшләүнең, милләтебезнең бердәмлеге югары нәтиҗәләргә китерүен ассызыклады.
Татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина чыгышын 2024 елда узган Гаилә елы һәм 2025 елда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елының төп чараларын гамәлгә ашыру, республикада оештырылган чараларда, төрле конкурсларда катнашуга багышлады һәм оешма алдына куелган бурычларны әйтеп үтте.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова мәктәпләрдә татар теленең роле турында сөйләде, 1107 укучының аны туган тел буларак, ә 15 укучының татар телен дәүләт имтиханы предметы итеп сайлавын билгеләп үтте.
Мәдәният өлкәсендәге милли мәдәниятнең торышы, рус телле районда татар бәйрәмнәрен, истәлекле көннәрне үткәрүдә активлыкны тәэмин итүдә районның клуб һәм китапханә хезмәткәрләренең роле турында район мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Галимуллина чыгыш ясады.
Дин нигезләре, районда мәхәллә, мәчетләр эшчәнлеге, районның күренекле имамнары, балаларга ислам дине нигезләрен төшендерү турында алып барылган эшләр турында имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин үзенең чыгышында яктыртып үтте.
Районда азсанлы сакланып калган татар авыллары тарихы, аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләр, тарихи вакыйгалар, җирле риваятьләр турында Вахит авылы клубы мөдире Гөлназ Фәттахова, Бакча Сарай мәдәният йорты мөдире Асия Фәйзулова тәфсилләп сөйләделәр.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Фәридә Янтыкованың чыгышы да җыелышта катнашучыларда җылы кабул ителде.
Еллык эш нәтиҗәләре буенча мәдәният хезмәткәрләре, җирле оешма җитәкчеләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Утырышның соңгы мәсьәләсе булып Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсенең яңа составын һәм җитәкчесен сайлау булды. Тәкъдим ителгән состав белән утырышта катнашучылар бертавыштан килештеләр, җитәкче булып яңадан Гөлгенә Дәүләтшина сайланды.
Мәртәбәле җыелышка килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповның һәм журналист Гөлназ Ибраһимованың тагын бер максаты “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү булды.
Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе” белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга.
Тапшыруда районыбызның Республикада тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләр игътибарга алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев