Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда “Без балаларга ярдәм итәбез” хәйрия акциясе узды

Чараны Казан «Рубин» футболчылары ярдәме белән оештырдылар.

Югары Осланда  "Без балаларга ярдәм итәбез" хәйрия акциясе беренче тапкыр гына узмый. Елдан ел катнашучы хәйриячеләр күбәя: быел Казан шәһәреннән килгән волонтерлар һәм ирле-хатынлы Ногмановлар катнашты. Бәйрәм икенче ел Мәдәният йорты янындагы “НадоПаркИнде” экопаркында  уза. Быел акциядә 14 бала тәрбияләүче биш гаилә катнашты. Дүрт гаилә аз керемле: берсендә - биш, икенчесендә - дүрт бала.

Чараны алып баручы Минлегөл Шәйдуллина чакырылган гаиләләрне һәм  катнашучыларны сәләмләп, бүген балаларны күп бүләкләр,сюрпризлар, бик күп уңай хис-кичерешләр алачакларын искәртә.

Озакка сузмыйча  Мәдәният йорты директоры Лилия Галимуллина  балаларны уен программасына чакыра. Баштарак балалар  бераз кыенсынып торсалар да, алар инде азарт белән  узыша-узыша «балык» тоталар,  чүлмәкне табагач белән тотып йөгерәләр,  яраткан җырларын җырлап дискотекада бииләр. Күңел ачкан балаларга карап, олылар да аларга кушыла.

Сүз футбол клубы вәкиле Ләйсән Галиуллинага һәм «Благие дела» волонтерлык җәмгыяте җитәкчесе Резеда Шүралевага бирелә. Алар мәхәббәт һәм игелек, шәфкатьлелек һәм изгелек турында сөйлиләр һәм сәхнәгә балаларны чакырып, аларга зур азык-төлек пакетлары һәм акча белән конвертлар тапшыралар.

“Татарстан - яңа гасыр” республика хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисе Евгения Агеева бәйрәмдә катнашучы иң бәләкәй Надя Лазареваны, "Волжская новь" мөхәррире Нусрет Муфталиев - Елена Никонованы-ул ике бертуганының опекуны- бүләклиләр. Евгения Борисовна да, Нусрет Заһит улы да авыр шартларда балаларны тәрбияләгән һәм матур чара оештырган хатын-кызларга шатлык минутлары өчен рәхмәт белдерәләр.

Әле моның белән сюрпризлар тәмамланмады. Балаларны  сый тулы  бай өстәлләр көтә иде. Ә алда тагын мастер-класс, аннан соң һәркайсына истәлеккә бәйрәм открыткасы калачак.

Игелеклелек - кешенең ярдәмгә килергә сәләтле аерым бер халәте. Бу реакция мөмкин кадәр күбрәк кешедә даими булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев