Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә заманча җиһазлар куелган яңа операция бүлмәсе барлыкка килде

Хәзер район хастаханәсендә минималь тыкшыну белән операция ясау өчен бөтен шартлар да бар.

Яңа эндоскопик җиһазлар хирургик операцияләрне зур булмаган кисемнәр аша үткәрергә мөмкинлек бирә.

Бу җайланмаларда хирургия өлкәсендәге иң яхшы белгечләр эшли: КДМАның хирургия авырулары кафедрасы доценты Филиппов Вячеслав Анатольевич, шулай ук югары категорияле табиб Киршин Андрей Петрович.  

Операцияләр бушлай, ОМС кысаларында үткәрелә. Белгечләргә консультациягә язылу пәнҗешәмбе көннәрендә, участок терапевты аша яисә регистратурада башкарыла.

Операция бүлмәсендә касык бүсерләрен кисү буенча, үт куыгын алу, аяклардагы веналарны алу буенча, шулай ук диагностик лапароскопик операцияләр уздырганнар инде.

Әгәр дә сезне сәламәтлегегез борчый икән, Югары Ослан үзәк район хастаханәсе командасы тиешле медицина ярдәмен күрсәтергә әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев