Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан үзәк район хастаханәсе Бөтенроссия Мактау китабына кертелде

Бу китап 2008 елдан бирле формалаша һәм Россия Федерациясенең иң яхшы оешмаларын, шәхси эшмәкәрләрен (шул исәптән филиалларын) үз эченә ала. Федераль реестрны булдыру дәүләт һәм муниципаль башкарма хакимият органнары белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Мактау китабына үз хезмәтләре белән районның, шәһәрнең, төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә, шулай ук үз тармагының нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итүче төрле милек рәвешләрендәге һәм эшчәнлек өлкәләрендәге иң лаеклы оешмалар кертелә.

Оешманы реестрга кертү факты башкарма хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары дәрәҗәсендә аның үз төбәген үстерү өчен гаҗәеп әһәмиятен тануны аңлата, аның эшлекле һәм иҗтимагый абруен раслый.

Хастаханә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Югары Ослан администрациясенә һәм шәхсән район Башлыгы Евгений Анатольевич Варакинга үзәк хастахәнәнең әһәмиятен таныган өчен олы рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев