Югары Ослан укытучысы мәртәбәле конкурста катнашты
2026 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Лаеш районы Сакура бистәсенең Державин исемендәге лицей базасында «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» республика конкурсының зона этабы узды.
Югары Ослан муниципаль районын дәрәҗәле һөнәри бәйгедә Яр буе Морквашы мәктәбенең туган тел һәм татар әдәбияты укытучысы Гыйльмиева Гүзәлия Ринат кызы лаеклы тәкъдим итте.
Бәйге сынаулары җитди булды һәм катнашучылардан югары педагогик осталык, иҗади якын килү һәм фәнне тирәнтен белүне таләп итте. Гүзәлия Ринат кызының үткәргән ачык дәресе заманча укыту методикасын һәм укучыларның туган тел белән кызыксынуын күрсәтте. Аның мастер-классы нәтиҗәле педагогик практикаларның ачык үрнәгенә әверелде, алар хезмәттәшләрендә һәм жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятты. Укытучының чыгышы профессиональ дәрәҗәдә дип билгеләп үтелде. Бәйгене оештыру комитеты тарафыннан эшләнелгән чара, аны югары дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәле эшкә һәм иҗади атмосферага ярдәм итте.
Бу уңыш Гүзәлия Ринат кызының талантын һәм хезмәт сөючәнлеген исбатлау гына түгел, ә җитди әзерлек эшләре нәтиҗәсендә дә мөмкин булды. Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм ресурслар белән тәэмин итү методисты Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызының методик ярдәме дә уңышка ирешүгә зур этәргеч булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев