Югары Ослан районында «Халыклар сүзе һәм биюе» фольклор фестивале узды
Яр буе Морквашы урта мәктәбендә алты белем бирү оешмасы катнашында әһәмиятле мәдәни вакыйга - «Халыклар сүзе һәм биюе» беренче район фольклор фестивале үткәрелде.
Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» Россия җәмгыятенең грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыруны, яшь буын арасында толерантлык тәрбияләүне һәм милләтара татулыкны ныгытуны максат итеп куйды.
Бәйгедә районның алты мәгариф оешмасы: Олы Мәми, Октябрьский, Куралово, Яр буе Морквашы, Югары Ослан урта мәктәпләре һәм гимназия коллективлары катнашты. Һәр команда төбәкнең милли мәдәниятләренең күптөрлелеген чагылдырган уникаль чыгышлар әзерләде. Фестивальдә катнашучылар тамашачыларга һәм жюрига төрле халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган сәнгать номерларын тәкъдим иттеләр. Югары Ослан урта мәктәбе аудиторияне чегән халкының мәдәни мирасы белән таныштырды, Олы Мәми коллективы чуаш йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте, ә Яр Моркваш мәктәбе үз программасында рус, татар һәм чуаш традицияләрен берләштерде, гимназия балаларының да чыгышы бик матур килеп чыкты.
Фестиваль программасының үзенчәлеге булып командаларны ике тематик төркемгә бүлү тора. Коллективларның бер өлеше безнең заман геройлары турында заманча тарихлар әзерләгән, икенчесе төрле халыкларның милли ашларын һәм традицион ризыкларын тәкъдир итүгә игътибар иткән. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары карары буенча, фестивальнең беренче тапкыр уздырылуы уңаеннан, катнашучы барлык командалар җиңүче дипломнарын алдылар. Киләсе елга фестивальне киңәйтергә һәм күрше районнардан катнашучыларны чакырырга, фестивальнең статусын зона статусына әйләндерергә планлаштыралар. Бәйрәм Халыклар дуслыгы биюе белән тәмамланды, ул сәхнәдә барлык катнашучыларны берләштерде.
Фестивальне уздыру мәдәниятара диалог өчен шартлар тудыруга һәм милли традицияләргә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте. Чара сәләтле балаларның иҗади мөмкинлекләрен арттыру, Югары Ослан мәгариф оешмалары арасында иҗади багланышларны ныгыту мөмкинлеге бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев