Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында татар теле көне узды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы М.Әхмәтов рәислегендә татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы, ГТРК каналы (Россия 1) тәкъдиме белән Югары Ослан районында милли белем һәм тәрбия торышын өйрәнү максатыннан татар теле көне узды.

Бу зур чараны оештыручы булып Бөтендөнья  татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе, мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина тора.  Көн тәртибе бик тыгыз булу өстенә, бик бай эчтәлекле дә иде.

Төшерү төркеме эшен җитәкчесе Г.Насыйбуллина булган «Кояшкай» балалар бакчасыннан башлады. Бакчада балалар иртәне ике телдә башкарыла торган гимн белән башлап җибәрәләр. Балалар бакчасының бүлмәләре ике телдә бизәлгән. Кунаклар очрашуны яңа ачылган татар теле кабинеты белән танышудан башладылар, кабинет ТР Рәисе ярдәме белән җиһазландырылгын. Балалар бакчасы шулай ук татар мәдәниятенең һәм көнкүрешенең яңа төзелгән бай музеен, биш милләт йортын тәкъдим. “Кояшкай”да татар теле дәресләре яңа белем бирү технологиясе буенча үткәрелә. Балалар бакчасы телләрне үстерүгә һәм саклауга 500000 Грант отып,  бу көннәрдә татар радиоузелы “Кояшкай.ru” эшли башлады. Балалар һәм тәрбиячеләрнең ата-аналар ярдәме белән тегелгән милли костюмнары, татар халык ашлары пешерү буенча мастер-класслар, татар һәм башка телләрдәге чыгышлар – барсы да бердәм хезмәтне күрсәтә. Милли гореф-гадәтләр элементлары, милли костюмнар белән баетылган “Аулак өй” уенын үткәру матур гадәткә әйләнеп бара.

Н.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясендә кунакларны җитәкчесе З.Айзатвафина, татар теле укытучысы Р.Җиһаншина каршы алды. Аларга төрле милләт киемнәреннән 70 кешедән торган хор чыгышы, яңа заманча интерактив әсбаплар белән җиһазландырылган татар теле кабинеты, “Әдәби хәзинә” түгәрәге чыгышы, гимназиядә оештырылган музей күрсәтелде. Р.Җиһаншина алып барган татар теле дәресендә катнаштылар. Төшерү төркеме ата-аналар белән дә очрашты, алар балаларын ни өчен татар классына бирүләрен сәйләделәр. Гимназия татар теле үстерү һәм саклау буенча Грантта (500000) катнашып җиңү яулады.Бу акчага А.Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә “Гимназия сөйли” радиоузелы оештырылган. Гимназиядә шулай ук рус телле балалар өчен татар әдәбияты дәресләре, дәрестән тыш эшчәнлек түгәрәкләре алып барыла. 

«Үз халкын таныткан татарлар» конференциясе балалар сәнгать мәктәбендә узды. Кереш сүз белән Г.Дәүләтшина чыгыш ясап 2023 елда узган Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына йомгак ясап үтте. 2024 елның Гаилә елы итеп игълан ителүен, февраль аен Халыкара телләр елына багышланып үтәсен ассызыклады.

Чара якташларыбыз -  композиторлар Салих Сәйдәшев, Риф Гатауллин иҗатына багышланган иде.

Риф Гатауллин, композитор, җырчы, күп җырларның сүз авторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының үзешчән яшь композиторлары җитәкчесе, әлеге чараның шаһиты булды. Ул балаларны үзенең иҗади тормышы белән таныштырды һәм "Осланкай" авторлык китабын тәкъдир итте. Балалар алдында якташ композитор иҗатының билгесез яклары ачылды. Бу көнне композитор, укытучылар һәм укучылар арасында озак һәм нәтиҗәле булырга вәгъдә иткән мөнәсәбәтләр урнашты.

Чараның йомгаклау өлеше С.Сәйдәшев иҗатына багышланган. Районыбыз мәктәпләре балалары шагыйрьләрнең С.Сәйдәшев көенә язылган әсәрләрен башкардылар. Шунысы сөенечле чыгыш ясаган укучылар арасында  рус телле балалар да бик күп иде.

ГТРК (Россия1) вәкилләрендә, оештыручыларда, барлык катнашучыларда  бу көн онытылмас хис-кичерешләр һәм тәэсирләр калдырды.

Тапшыруның кайчан зәңгәр экраннарга чыгуын алдан хәбәр итәчәкләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев