Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында «Кайсыгызның кулы җылы» дип аталган акция старт алды

Акцияне » Ак калфак» район татар хатын-кызлары оешмасы игълан итте.

Акциянең төп максаты ана җылысы аша үткәреп, мобилизацияләнгән  егетләребезгә бәйләгән җылы оекбашлар җиткерү. Элек-электән, ак яулыклы татар әбиләре кич утырып, ничәшәр пар оекбаш бәйләгәннәр. Шул уңайдан, әлеге гадәтне яңартып, кул эшләрен искә төшереп, яшьләрне шул эшкә җәлеп итеп эш башланды.

"Кайсыгызның кулы җылы" акциясенә беренчеләрдән булып Бакча-Сарай авыл клубында эшләп килүче "Яшь йөрәкләр" берләшмәсенә йөрүче ханымнар кушылды. 21 октябрь көнне мәдәният йорты бинасына җыелганнан соң, клуб мөдире Асия Фәйзулова авылдашларына бу акциягә кушылуның ни дәрәжәдә кирәклеген исләренә төшерде hәм шушы изге эшкә актив катнашулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

- Эш башланды, дәвам итәр hәм илне сакларга китүче егетләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз, - ди Асия Лотфулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция Поделись теплом Ак калфак