Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында «Кайсыгызның кулы җылы» дип аталган акция дәвам итә

Акция «Ак калфак»татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителде.

Акциягә беренчеләрдән булып Бакча Сарай бистәсендә яшәүчеләр кушылды. 21 октябрьдә авыл клубы бинасында «Яшь йөрәкләр» берләшмәсендә катнашучыларга мөдир Асия Фәйзулова әлеге игелекле эштә катнашу мөһимлеге һәм кирәклеге турында искәртте.

27 октябрьдә Татар Макыл авылы китапханәсенә дә битараф булмаган кешеләр җыелды. Эш милли традицияле булсын һәм әбиләребез үткәргән кичәләрне искә төшерсен өчен, китапханә мөдире Мәдинә Хисамова әлеге акциягә Югары Осланнан оешма әгъзалары Хәния Гафиятуллина һәм Фидания Нурисламованы җәлеп итте. Сугышчыларыбызның сәламәтлеге һәм исән сау кайтулары өчен дога укыганнан соң, катнашучыларның бер өлеше йон һәм җеп әзерли башлады, калганнары җылы оекбашлар бәйләргә тотынды. Эш Фидания Нурисламова башкаруында мөнәҗәтләр уку белән үрелеп барды.

— Безнең ярдәм хәзер аеруча мөһим, чөнки алда салкыннар, - ди акциядә катнашучыларның берсе Рузина апа. - Хәзер фронтта булган геройларыбызга ярдәм итү бик мөһим.

Акциядә катнашучы ханымнар үз куллары белән бәйләгән йон эшләнмәләре фронттагы егетләребезгә ярдәм итәр, һәм алар, һичшиксез, туган йорт җылысын тоячаклар, дип өметләнәләр.

— Кибеттән  сатып алу бер хәл, ә менә аны үз кулың белән бәйләү, җаныңны һәм йөрәгеңдә булган җылылыкны салу — ул безнең хәрбиләргә күпкә рәхәтрәк булачак, — дип билгеләп үтә икенче пар оекбашны  бәйләүче Әлфия апа.

Шуны билгеләп үтү күңелле, акциянең төп максаты - мобилизациягә эләккән егетләребезгә 100 пар җылы бәйләгән оекбашлар җибәрү белән, районда милли традицияләр яңартыла башлады. Чөнки безнең буын әбиләребезнең кич белән җыелып, мөнәҗәтләр артында кич эчендә икешәр пар оекбаш бәйләгәннәрен хәтерли.

Макыл китапханәсендә узган җылы очрашу тәмле чәй һәм өйдәге милли камыр ризыклары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Благотворительная акция