Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында иң яхшы татар телен белүче баланы сайладылар

Мактаулы исем өчен районның 14 мәктәбеннән 17 укучы көрәште.

       Педагог һәм остаз, шулай ук Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру; мәктәп яшендәге балалар арасында талантларны, аларның татар теле һәм татар халкының гореф-гадәтләрен белү дәрәҗәсен ачыклау; тел тирәлеген өйрәнү һәм үз халкының мәдәни мирасын саклау максатыннан район мәгариф бүлеге укучылар арасында“Иң яхшы татар телен белүче” муниципаль конкурсын уздырды.

       Төп титулны яулау өчен, катнашучыларга үзләрен бәйгенең төрле этапларында сынап карарга туры килде. Алар арасында:

- “Үзем турында үзем" (индивидуаль формада катнашучы татар телендә үзе турында сөйли);

- "Мин-талант" (катнашучы җырлау, шигырь уку, бию, йола уены һ. б. рәвешендә үзенең хоббиен күрсәтә);

- "Минем яраткан милли ризыгым" (видеоролик – конкурсант яки аның әти-әнисе катнашында 5 минуттан да артык булмаган милли ризыкны әзерләүне күрсәтә);

- "Өй эше" (укучы татар халкының традицияләре һәм казанышлары турында эшләнмәләр, халык кораллары һәм кәсепләрен, милли киемнәрдәге татар бизәкләрен һ.б. тәкъдим итә).

       Конкурста катнашучылар барысы да бик әзерлекле икәне ачыкланды. Ә укытучылар, үз чиратында, балаларга караганда да күбрәк борчылуы күзгә күренеп тора иде.

       Конкурс сынаулары башланыр алдыннан Югары Ослан мәктәбе укучылары район кунакларына концерт программасын хәзерләгән иде, шуның белән конкурсантларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Шунысы гаҗәп: катнашучылар арасында малайлар саны кызларга караганда күбрәк булуы шатландырды. Конкурс дәвамында әзерлекләре ягыннан да малайларның чыгышлары отышлырак булып чыкты.

       Компетентлы жюри фикеренчә, Югары Ослан гимназиясе укучысы Хөсәенов Азат “Татар телен иң яхшы белүче” дип танылды. Икенче урынны Түбән Ослан мәктәбеннән Радэль Шәйдуллин, өченче урынны Макылдан Алмаз Мөгаллимов яулады. Аерым катнашучылар            «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән укучы», «Иң иҗади татар баласы», «Иң талантлы укучы», “Иң матур сәхнә образы», “Иң сәләтле татар баласы”, “Оста җырчы”, “Иң сәнгатьле шигырь сойләүче” номинацияләрендә җиңүче дипломына лаек булдылар. Калган балалаар актив катнашучы сертификаын алдылар.  

       - «Татар телен иң яхшы белүче» конкурсы концепциясе шоу буларак гына түгел, ә билгеле бер белем һәм тәрбия процессы буларак та бик мөһим. Әзерлек чорында укучылар тарихка, милли мәдәнияткә һәм телгә тартылалар, шулай ук халык алдында чыгыш ясарга һәм бер-берсе белән үзара  җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнәләр, - ди бәйгене оештыручы милли мәгариф буенча методист, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина.

       Бәйгедә катнашучыларны шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Әлфия Минһаҗева тәбрикләде. Ул укучыларга һәм педагогларга көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде һәм конкурста аеруча уңышларга ирешүчедәргә истәлекле бүләкләр тапшырды.    

        Әлеге район мәктәпләрендә узган Туган телләр айлыгының соңгы көне милли тел һәм гореф-гадәтләрнең чын бәйрәменә әверелде: балалар үзләре хәзерләгән милли ашлар белән сыйланды, бергәләп туганнарча аралашты, бер-берсенең иҗат җимешләренә чын күңелдән куанды. Иң мөһиме: көне буе татар мөхитендә яшәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс знаток татарского языка