Югары Ослан районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында юлларны ремонтлау дәвам итә
...
Куркынычсыз сыйфатлы юллар икътисадны үстерү өчен генә түгел, кешеләрнең уңайлы тормышы өчен дә кирәк. "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты Россиянең барлык юлларын да нәкъ менә шундый итеп ясарга чакырылган. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проектын гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылды.
Агымдагы елда әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында ике автомобиль юлы ремонтланды:
- Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау; шул исәптән “Ямбулатово авылына керү юлы - 0 +000 - 1 +100 км Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында 1,1 км озынлыктагы автомобиль юлын ремонтлау
-Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау; шул исәптән “Югары Ослан авылына керү юлы – 6 + 187 – 8 + 000, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында - 1,813 км озынлыктагы автомобиль юлын ремонтлау.
Әлеге юллар региональ әһәмияттәге автомобиль юллары булып тора һәм «Главтатдортранс» ДКУ карамагында санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев