Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында язгы кыр эшләре уңышлы бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, барлык авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлары кыр эшләренә керештеләр.

Быел 39 459,7 га мәйданда чәчү эшләре планлаштырыла, бу узган елга караганда 2660 га күбрәк.

Чәчүлек мәйданнары структурасына аерым тукталсак, бөртекле культуралар - 10 380 га, техник культуралар - 18 866 га, азык культуралары-5329 га чәчеләчәк һәм парга  4885 га планлаштырган. Узган чор белән чагыштырганда чәчүлек мәйданнары түбәндәге хуҗалыклар буенча артты: «Яратель» кошчылык фабрикасы - 1441 га, «Коргуза» - 1368 га, «Белая утка»-532 га, «Август - Югары Ослан» - 525 га һәм «Восток Зернопродукт» - 338 га. «Заря»да  995 га һәм КФХда -549 га чәчүлек мәйданнары киметелде .

- Быел районның авыл хуҗалыгы оешмалары техник культуралар үстерүгә басым ясый, бу аларның югары маржиналь булуы белән аңлатыла. Икътисад, теләсә кайсы бизнестагы кебек үк, авыл хуҗалыгында да үз шартларын таләп итә. Бөртекле культураларны сату бәясе югары түгел, ә ягулык-майлау материалларына, ашламаларга, техникага, запас частьләргә бәяләр кызу темплар белән үсә, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев