Югары Ослан районында чәчү кампаниясе төгәлләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район игенчеләре чәчүне төгәлләделәр.
Район буенча барысы 26 391 гектарда төрле бөртекле һәм техник культуралар чәчелде.
Чәчүлекләр буенча гектарларда: сабан бодае – 2147, арпа – 3098, борчак – 408, берьеллык үләннәр – 55, кукуруз – 1303, көнбагыш – 5697, җитен – 4779, ашлык кукурузы – 546, рапс – 6320, соя – 1983, карабодай - 55.
Чәчү кампаниясе катлаулы шартларда узды, май аенда озакка сузылган яңгырлар кырларга чыгарга мөмкинлек бирмәде, шулай да районның барлык хуҗалыклары диярлек чәчүне билгеләнгән сроклар кысаларында, барлык агротехник таләпләрне үтәп, план күрсәткечләрен үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев