Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында бушлай юридик ярдәм көне узачак

...

Район Порталы хәбәр итүенчә, 2024 елның 15 февралендә 10:00-12:00 сәгатьләрдә Югары Ослан Яшьләр клубы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү узачак. 

Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсе, Татарстан Республикасы нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев