Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында 55,5 млн сумга гомуми кулланылыштагы юллар ремонтланачак

Акчалар Татарстан Республикасы һәм муниципаль бюджетлардан бүленә.

Югары Ослан районында гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларының 2,652 км ында ремонт ясалачак. Аларны уздыруга 55,5 млн сум бүлеп бирәчәкләр,- дип аңлашыла дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендердан.    

Документлар нигезендә, акчалар гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларда эшләрнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыруга тотылачак. Башкару вакыты - 31 декабрьгә кадәр.

Моннан тыш, эшләр заказчысы булган Главтатдортранс «Свияга» һәм «Отрада» бакчачылык ширкәтләренә керү юлын яңарту өчен подрядчы эзли. Гомуми файдаланудагы 0,375 км юлны яңарту 9,2 млн сумга бәяләнә.

Акчалар Татарстан Республикасы  һәм муниципаль бюджетлардан бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев