Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы халкы сулыкларны чистарту буенча масштаблы экологик акция үткәрде

«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында санитар-экологик икеайлык дәвамында Татарстан Республикасы Югары Ослан районы халкы җирле сулыкларның яр буйларын һәм акваторияләрен чистарту буенча киң күләмле эшләр башкарды.

«Россия суы» су объектларының яр буйларын чүп-чардан чистарту буенча бөтенроссия акциясе - «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше. 

Чаралар узган вакытта Идел, Зөя, Сулица, Морквашка, Меминка елгалары, буалар, Никольский күле, шулай ук "Нижний" һәм "Васяшин" чишмәләре  һәм гидротехник корылмалар янындагы территорияләр чистартылды. 

Экологик акциядә районның 540тан артык битараф булмаган халкы катнашты. Бердәм көч белән 21,8 куб метр чүп-чар җыелды. Чистартылган яр һәм акваторияләрнең гомуми озынлыгы 25,6 километр тәшкил итте  

Су объектларын чистарту буенча шундый зур масштаблы чаралар әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын саклау һәм торгызу өчен бик мөһим. Алар чүп-чар һәм пычрануларны оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә экологик культураны һәм җирле халык арасында җаваплылыкны күтәрүгә дә ярдәм итә. 

Акцияне оештыручылар бу әһәмиятле табигатьне саклау чарасында актив катнашу өчен вакыт һәм көч тапкан барлык битараф булмаган гражданнарына ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр. Су ресурсларын яклау һәм чистарту буенча уртак тырышлык - киләчәк буыннар өчен сәламәт һәм уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклауның нигезе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев