Югары Ослан районы турында мультсериал төшереләчәк
«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев район башлыгы Евгений Варакин белән очрашты. Алар төбәкнең тарихын һәм традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгърифәтчелек һәм мәдәни проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Фикер алышуның төп пунктларыннан берсе - башлангыч мәктәп укучыларына үзләренең кече ватаннары тарихы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирәчәк китап чыгару булды. Бу проект үсеп килүче буында мәдәни мирас һәм тарихи тамырлар белән кызыксыну формалаштыруда мөһим адым булачак, дип ышаналар Е.Варакин да, А.Ганиев та.
Моннан тыш, очрашуда Югары Ослан районына һәм аның бай үткәненә багышланган мультсериал булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Проект төбәкнең әһәмиятле вакыйгалары турында сөйләп кенә калмыйча, җирле мәдәниятнең һәм гореф-гадәтләрнең уникальлегенә киң аудиториянең, һәм күбрәк яшьләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Азат Ганиев район мәгариф учреждениеләренә бүләкләр алып килгән иде. Югары Осланның барлык мәктәпләре һәм китапханәләре «Татармультфильм»нан Татарстан тарихы турында китаплар, шул исәптән Каюм Насыйриның «Тәрбия китабы»н алдылар. Басмалар белем бирү программаларына кыйммәтле ярдәм булачак һәм укучыларга республиканың мәдәни мирасын яхшырак аңларга булышачак.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Е.Варакин һәм А.Ганиев Югары Ослан районының мәгариф һәм тарихын саклау өлкәсендәге проектларны эшләүдә уртак хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев