Югары Ослан районы полициясе яңа бинага күчте
Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр Министрлыгының «Югары Ослан» МО хәбәр иткәнчә, районның барлык полиция бүлекчәләре яңа бинага күчте.
"Бүгеннән полиция хезмәткәрләре Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 98 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинада эшкә керештеләр. Ориентир – Сады-3 микрорайоны каршындагы яңа электр подстанциясе. Яңа бинада полициянең барлык бүлекчәләре урнашкан, шул исәптән Дәүләт автоинспекциясе һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлек (элек Югары Ослан үзәк район хастаханәсе янында урнашкан иде)", - дип хәбәр итте полиция муниципальара бүлеге юрисконсульты Ирина Плеханова.
Ул шулай ук яңа полиция бинасының тантаналы рәвештә рәсми ачылышы киләсе атнада узачагы, чарада республиканың беренче затлары катнашуы көтелүе турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев