Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы педагогы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2023 елның 9-15 декабрендә Мәскәүдә «Менделеев мирасының хәйрия фонды» коммерцияле булмаган оешмасы базасында «Минем иң яхшы дәресем - 2023» конкурсы узды. Ул Бөтенроссия педагогларының һөнәри осталык конкурсының чираттагы этабы иде.

Мәскәүдә Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россиянең барлык почмакларыннан алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, заманча инновацион белем бирү технологияләрен кертү өчен иң талантлы һәм креатив педагоглар җыелды. 

 Конкурс финалында катнашу хокукына Советлар Союзы Герое А.П.Исаев исемендәге Макыл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Гордеев лаек булды. 

 Миләүшә Миңнула кызы куелган бар бурычларны үтәп, дәрәҗәле икенче урынга лаек булды. Нәтиҗәләр ясау кысаларында шулай ук үсеп килүче яшь буынның белем бирү эшендә уңышлары һәм казанышлары өчен "Мәгариф өлкәсендәге хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

 Миләүшә Миңнула кызын җиңүе белән котлыйбыз, алдагы һөнәри эшчәнлегендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев