Югары Ослан районы кышкы чорга әзерләнә: халык белеп торырга тиеш мәгълүмат
Тиздән кыш айлары җитә. Коммуналь хезмәтләр районыбыз урамнарында халыкның иминлеген һәм уңайлы хәрәкәт итүен тәэмин итү өчен актив әзерләнә.
Нинди эшләр эшләнгән:
-Техникалар әзер һәм алар техосмотр узды.
Арсеналда 23 берәмлек кар җыю техникасы: КДМ-3, отваллы һәм щеткалы тракторлар - 7, урамнарны җыештыру өчен 2 төягеч бар.
Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы сатып алынган. Аеруча куркыныч участокларны эшкәртү өчен 140 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән (тротуарлар, менү-төшү урыннары, җәяүлеләр кичү урыннары).
-Белгечләр әзерлек узган.
20 эшче һәм машина йөртүче тәүлек буе кар чистартырга һәм юлларны эшкәртергә әзер. Барлык хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы һәм кышкы шартларда эшләү буенча инструктаж үттеләр.
-Урамнарны кардан чистарту эше ничек барачак?
Беренче чиратта коммуналь хезмәтләр төп магистральләрне кардан чистарталар һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр, ә аннары икенчел урамнарны җыештыруга керешәләр. "Мәктәп маршрутларына" һәм балалар бакчаларына, хастаханәгә керү юлларына аерым игътибар бирелә.
-Истә тотарга кирәк!
*Кар чистарту техникасы эшенә комачауламас өчен, автомобильләрне юл кырыенда һәм ишегалларында калдырмагыз!
*Юлларда, тротуарларда, бигрәк тә бозлавык шартларында игътибарлы һәм сак булыгыз!
*Әгәр сез юлның яисә тротуарның җыештырылмаган участогын күрсәгез, хәбәр итү өчен телефоннар:
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте( ЕДДС): 884379-2-11-46
Югары Ослан авыл җирлеге: 884379-2-18-73
Ишегалларында җыештыру мәсьәләләре буенча үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итегез (контактлар квитанцияләрдә күрсәтелгән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев