Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерлек буенча имамнар җыелышы узды

Югары Ослан Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Очрашуда район имамнары һәм Югары Осланның ветеринария хезмәтеннән чакырылган кунаклар катнаштылар.

Югары Ослан районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Марат Зиатдинов Корбан гаете көннәрендә корбанга терлекләрне билгеләү, сатып алу тәртипләрен, инфекцион чаралар турында да азсызыклап аңлатты. 

Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мөхтәсибәтнең соңгы алты айда башкарылган эшчәнлеге һәм алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте. Ул шулай ук имамнарга 24 нче июльдән 6 нчы августка чаклы булачак җәйге балалар җыенының эшләре, укыту планнары белән таныштырды, бу җыенның Югары Осланда балалар сабантуе белән тәмамлануын, булачак Корбан бәйрәменә кагылышлы мәсәләләр, тәртипләре турында да әйтеп узды.

 Җыелыш Корьән аятләрен укып дога кылу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев