Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан мәктәпләрендә Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

12 декабрьдә кыргыз һәм рус язучысы Чыңгыз Айтматов тууына 95 ел булды.

Ул Ленин премиясе һәм СССРның өч Дәүләт премиясе, Д. Неру исемендәге Европа әдәби һәм Халыкара премиясе лауреаты. Төркиянең төрки телле илләр мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән өчен Төркия хөкүмәтенең югары бүләге иясе булган шәхес.  

ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, ул безнең заманның иң укыла торган авторларының берсе. Аның әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән, 128 илдә миллионнан артык тираж белән чыгарылган.  

Районның гомуми белем бирү оешмаларында әлеге датага багышланган чаралар узды. Тематик кичәләрдә язучының повестьларыннан өзекләр укылды, чаралар «Человек-Вселенная» дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барылды. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты турында басмалар, әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар белән танышты, юбилярның тормышы һәм иҗаты турында документаль кадрлар, шулай ук әдәби фильм өзекләре күрсәтелде.  

Чыңгыз Айтматовка багышланган чаралар катнашучыларның уңай һәм җылы бәяләмәләрен алды, аның мирасы  җәмгыятькә уңай йогынты ясавын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев