Югары Ослан мәктәбе компьютер классын тулыландырды
Югары Ослан урта мәктәбе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдиновтан кыйммәтле бүләк алды.
Мәктәп яңа компьютер блоклары һәм мониторлар белән тәэмин ителде. Әлеге ярдәм компьютер классын яңартырга мөмкинлек бирде.
Киләчәктә ун яңа компьютер уку йортының матди базасын шактый тулыландырып, укучыларга заманча җиһазларда шөгыльләнергә һәм уку дисциплиналарында югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Роман Александрович укытучыларга да 10 ноутбук бүләк итте, бу да белем бирү процессына мөһим өлеш кертә.
Без мәктәпне кайгырткан өчен республикабыз җитәкчелегенә һәм балаларга игътибары өчен Роман Александровичка аерым рәхмәт белдерәбез!, - дип рәхмәтләрен белдерәләр мәктәпнең укытучылары һәм укучы балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев