Югары Ослан мәчетендә МХО сугышчыларының әти-әниләрен хөрмәтләделәр
Югары Ослан мәчетендә МХОда катнашучы татар-мөселман ир-егетләр, аларның әти-әниләре катнашында очрашу үткәрелде. Мәҗлескә чакырылучылар – бүгенге көндә уллары фронтта булган әти-әниләр һәм әлеге афәттә туганнарын, улларын һәм иптәшләрен югалтучы райондашлар. Әлеге очрашуның максаты – аралашу, рухи ярдәм.
Гали хәзрәт Җиһаншин чараны башлап, үзенең чыгышын илнең бүгенге көннең вәзгыятенә багышлады, сугыш зонасында булганнарга тиз көннәрдә, җиңү белән туган якларына кайтуларын теләде, якыннарын яу кырында югалтканнарга күркәм сабырлык, шәһит киткәннәр рухына дога кылып, аларга җәннәт түрләре теләде. Аларда булган моңсу-сагышлы кайгыны горурлык хисләре уяту белән алыштырырлык, үтемле вәгазь сөйләде.
Югары Ослан районы хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов чарага килгән сугыш ветераннарына, аларның әти-әниләренә, сугыш кырларында һәлак булганнарның туганнарына олы ихтирамын, рәхмәтен җиткерде.
Кызыл Байрак мәчете имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов махсус операция зонасына сигез тапкыр гуманитар йөк белән барып кайткан шәхес буларак, солдатлар белән аралашудан алган кичерешләрен, ярдәмнәрнең оештырылуы мәсьәләләрен сөйләде.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, Хәния абыстай Гәфиятуллина, Бакча Сарай авылы клубы мөдире, актив волонтер Асия Фәйзулова үзләренең чыгышларын көчле рухлы әтиләргә, әниләргә, аларның сугыш кырындагы балаларына багышладылар, улларының кыюлыгы өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Гөлшат абыстай укыган шигырь бик тетрәндергеч булып, уйланырга мәҗбүр итте.
Очрашу җылы, шул ук вакытта моңсу да, барлык катнашучыларның күңелләренә үтеп керерлек мөхиттә үтте. Мәҗлескә килүчеләр оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр, исән-имин тормыш теләделәр, укылган Коръән аятьләреннән җаннарына тынычлык алдылар. Сугыш кырларында булган барлык егетләребезнең тиз көннәрдә җиңү яулап, сау сәламәт булып, туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев