Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йортында «Тормыш сулышы» тернәкләндерү-сәламәтләндерү программасы эшли

Аның кысаларында учреждениенең тоз бүлмәсендә шәфкать туташы Жанна Бизяева социаль хезмәтләр алучылар өчен табиб - терапевт тәкъдиме буенча социаль-тернәкләндерү чаралары комплексын үткәрә.

Интернатта яшәүчеләр чараларда рәхәтләнеп катнашалар, аларга тозның организмга тәэсирен тою ошый.

"Нәтиҗәлелек буенча тоз бүлмәсендә чаралар курсын диңгез курортында озак тору белән чагыштырып карарга була, - ди Жанна Бизяева. - Сәламәтләндерү сеанслары башланганнан соң берничә көн узгач кына, яшәү торышында уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бу тукымаларның файдалы матдәләр белән актив туенуы, алмашу процессларын тизләтү, токсиннарны организмнан чыгару белән аңлатыла".

Параллель рәвештә шәфкать туташы релаксация, сулыш гимнастикасы буенча социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләр үткәрә. Әлеге комплекслы эш тәэсирләндергеч нәтиҗәләр бирә: һәр кеше диярлек яхшы якка үзгәрешләр кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев