Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йортында сәнгатькә багышланган чираттагы чара узды

Бу юлы сүз борынгы грек кораблары төзелеше турында барды: интернатта яшәүчеләр арасында диңгез сөючеләр һәм аның белән бәйле булган һәрнәрсә кызыксыну уяткан кешеләр күп. Алар безнең эрага хәтле 12-13 нче гасырда Эгей диңгезендә йөргән кораблар турында зур игътибар белән тыңладылар.

Мәсәлән, бер яруслы ишкәкле көймәдә, ул пентеконтора дип аталган, ишкәкләрдә укчылар (лучники),  ишкәкчеләр саны 170 кешегә җиткән. Аларның хәрәкәтләрен синхронлаштыру тарихы һәр тыңлаучыда зур тәэсир калдырды – моның өчен һәр корабта үз флейтачысы булган, ул ритм билгеләгән, ә соңрак барабанчылар ул ритмны кабатлаган. Аннары тәрбияләнүчеләр тартма, пластилин,төсле кәгазь, таякчыклардан борынгы җилкәнле көймә ясадылар.

Тамашаның иң кызыгы һәм һәркемгә ошаганы буш биш литрлы су савытларында- ”барабанда” уйнау булды.

Чараны оештыручы  Наталья Котова сүзләренчә, бу яңа технология шунда ук үзен яхшы яктан күрсәткән: ул интернатта яшәүчеләргә хәрәкәт кординациясен, хәтерне һәм ритм хисен актив үстерергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев