Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр

Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр һава торышының яхшыруы белән, рәхәтләнеп саф һава суларга, ачык һавада йөрергә, беренче язгы чәчәкләр белән хозурланырга чыктылар.

«Скандинавия йөреше – физик активлыкның универсаль төре, алдан әзерлекне таләп итми, бу безнең тәрбияләнүчеләр өчен бик кирәк, – ди Ксения Хваткова. – Организм  тиешле кан порциясен ала, капиллярлар активлаша, йөрәк тибеше тигезләнә, бу бөтен организмга уңай йогынты ясый. Социаль хезмәтләр алучыларга мондый вакыт үткәрү бик ошый, алар күтәренке кәеф ала».  

Табигать матурлыгында физик активлык белән мавыгу үзен аклый: яшәүчеләр хәрәкәттән шатлык  ала һәм бер үк вакытта рухи яктан тынычлана. Әлеге тернәкләндерү дәресләренә 20дән артык социаль хезмәт күрсәтүче җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев