Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яңа арттерапевтика технологиясен гамәлгә керттеләр

«Иҗат шатлыгы» түгәрәге дәресләрендә яшәүчеләр ташланган материаллардан агач сәгать ясарга өйрәнделәр. Бу юлы моның өчен гадәти бүрәнә калдыклары алдылар.

Мәдәни чаралар оештыручы Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә беренче эш итеп социаль хезмәтләр алучылар агач кисәкләрен кулдан шомарттылар һәм аларны лак белән капладылар. Аннары стамеска белән чокып сәгать механизмын урнаштырырга уем ясадылар. Сәгатьнең укларын һәм циферблатын урнаштырдылар. Механизмга батарейка куйдылар, вакытны дөресләделәр - һәм  сәгать минутларны саный башлады. 

"Мондый оригиналь иҗади мастер-класслар үткәрүгә без зур игътибар бирәбез, - ди Гөлчәчәк Карпова. - Өстәвенә, эшләгәндә арзанлы һәм уңайлы материалларны куллануга басым ясыйбыз. Алар белән эшләгәндә, фантазияне һәм хыялны үстерү, вак кул моторикасын тонуста тотуга ярдәм итү мөмкинлеге алалар. Гадәти булмаган материаллардан тиешенчә файдалану социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның дәресләргә кызыксынуын стимуллаштыра, аларның үзбәясен арттыра. Аннары алар бик теләп үз бүлмәләрен бизиләр, дусларына бүләк итәләр".

Осталар планында - стандарт булмаган башка материаллардан сәгатьләр ясау, иҗади күргәзмә уздыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев