Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбияләнүчеләр өчен Казан Җиңү паркына традицион сәфәр оештырган

Интернатта төзелгән социаль- туризм программасы кысаларында алар еш кына районның һәм республиканың тарихи урыннарына йөриләр.

Җиңү паркына бару - аларның яраткан экскурсияләрнең берсе. Сәяхәттә хәрәкәтләре чикле  яшәүчеләр дә катнашты -  интернатта җайлаштырылган транспорт бар. Мәдәният чараларын оештыручы Наталья Котова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр Мәңгелек ут янында булганнан соң парк экспонатларын карадылар, анда алар Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә хөрмәт күрсәтеп  чәчәкләр салдылар. Алга таба хәрби техника куелган аллеялар буйлап зур кызыксыну белән үттеләр, һәйкәлләрне карадылар, су асты көймәсенең мәһабәт булуына тагын бер кат сокландылар.

Корбан бәйрәме алдыннан биредә яшәүчеләр шулай ук "Ярдәм" мәчетендә дә булдылар.

"Мондый сәфәрләр социаль хезмәтләр алучыларда зур популярлык казанган, алар аны шатланып көтеп алалар", - Наталья Котова сүзләренчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев