Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен оештырылган «Секрет» вокаль ансамбле коллективына ике яңа катнашучы кушылды

Бу күптән түгел генә интернатка килгән Рәисә Ершова һәм Рената Исхакова. Ансамбль җитәкчесе - “көмеш волонтёр”, “Волжанка” ветераннар хоры җитәкчесе Минлегөл Шәйдуллина яңа килүчеләрне зур шатлык белән каршы алды һәм аларга өйрәнергә җыр текстларын бирде.

"Безнең тәрбияләнүчеләр актив тормыш позицияле кешеләр, алар инде барысы да сайлауларга бардылар һәм үзләренең гражданлык бурычын үтәделәр, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. - Район ветераннар хорының “көмеш волонтёрлары”на һәм барыннан да элек Минлегөл Шәйдуллинага без бик рәхмәтле, ул атна саен вокалотерапия буенча дәресләр үткәрә".

 Мондый тернәкләндерү формасының нәтиҗәлелеге бәяләп бетергесез: яңа килүчеләр яңа интернат көнкүрешенә тизрәк җайлаша, ансамбльнең барлык әгъзаларында да да үз-үзен бәяләү арта, социализация активрак бара. "Секрет"ның инде халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе бар: күптән түгел генә социаль хезмәтләр алучыларга Мәдәният йорты залы кул чапты, анда алар "Балкыш" - ветераннар арасында республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район сайлау туры вакытында уңышлы чыгыш ясадылар. Бу ансамбльдә катнашучыларга максатчан дәресләргә зур стимул бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев