Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар белән индивидуаль эш алып баралар

Аз мобильле социаль хезмәтләрне алучылар белән индивидуаль дәресләрне Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар даими рәвештә кулланалар.

Социаль эш буенча белгеч Вероника Бурдина 86 яшьлек Сәкинә Кашапова белән тернәкләндерү чарасын уздырды. Алар ире Госман Вәлиуллин белән бергә күбәләк, умарта кортларын пластилиннан ясадылар. Аларның гаилә корып яши башлауларына инде ун елдан артык. Госман абый хатынын саклап, яклап, кадерләп яши, чөнки Сәкинә апа чит кеше ярдәменә мохтаҗ.  Аңа пластилин белән эшләү дәресләр бик ошый. Һәр эшләнмәсенә ул бала кебек сөенә, шатлана, йөзендә елмаю барлыкка килә, чын күңелдән көлә, якыннарына рәхмәт әйтә.  Нәтиҗәдә аның кәефе яхшыра, кулларының вак моторикасы үсә, тормышка кызыксыну уяна.

Вероника Бурдина сүзләренчә, индивидуаль эшләү - һәр кеше белән тернәкләндерү эшенең нигезе. Мондый адреслы юнәлеш уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә, социаль хезмәт алучыларның актив озак яшәвен озайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев