Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр 2024 елның символын ясадылар

Өстәлләрдә буяулар, пумалалар, рәсем ясау өчен кәгазь куелды һәм иҗади процесс башланды! Бар катнашучылар да эшкә мавыгып, фантазия белән керештеләр. Һәрберсе 2024 елының символын - Аждаһаны бик оста итеп рәсемгә төшерде.

Нәтиҗәдә, бөтенесенең дә аждаһасы матур, оригиналь килеп чыкты. Соңыннан үз эшләрен күрсәттеләр: интернатта яшәүчеләр рәсем ясауның төп идеясе, әкият герое - якынлашып килүче елның символы турында сөйләделәр.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренә караганда, мондый иҗади дәресләр биредә яшәүчеләрнең кулларының кечкенә моторикасын, әлбәттә, аларның игътибарын, фантазиясен һәм хыялын үстерә. Үзләренең эшләнмәләрен күрсәтеп, социаль хезмәтләр алучылар когнитив һәм коммуникатив күнекмәләрне хуплый, аларның кәефе яхшыра. Шуңа күрә интернатта андый дәресләрдә бик теләп катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев