Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында бакчачылык белән шөгыльләнәләр

Социаль хезмәтләр алучыларның социаль-хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур игътибар бирәләр.

Саф һавада хезмәт терапиясе белән шөгыльләнү өчен бакча яны кишәрлегендә теплицалар, яшелчә һәм чәчәк түтәлләре бар.

Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә яшәүчеләр теплицада өлгергән болгар борычларын җыйганнар. Алар аны "Кулинар мәктәбе" дәресләрендә фарш белән әзерләячәк, традиция буенча пешкән ризыкны бергәләп татып караячаклар. Ксения Хваткова сүзләренчә, җирдә эшләү яшәүчеләрне бик тынычландыра, аларның үз-үзен бәяләвен арттыра һәм  мөстәкыйль булуларын күрсәтә. Иң яхшы бакчачыларны, һәрвакыттагыча, ел саен уздырыла торган көзге бәйрәмдә хөрмәтләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев