Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен “Җиңү хакына, игелек хакына” дигән тарихи хәтер дәресе үткәрелде

11 апрель – Халыкара Фашистлар лагерьлары тоткыннарын азат итү көне - бөтен кешелек тарихында мөһим дата.

Бу көнне 1945 елда иң куркыныч үлем лагерьларының берсе булган Бухенвальд концлагере тоткыннары, совет гаскәрләренең якынлашуын белеп, баш күтәрделәр. Күпләр Германиягә куып китерелде, ә калганнары азат ителде. 

 Әлеге истәлекле көн кысаларында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен “Җиңү хакына, игелек хакына” дигән тарихи хәтер дәресе үткәрде.

Яшүсмерләргә фашистлар концентрацион үлем лагерьларының кеше тарихының иң куркыныч битләренең берсе булуы турында сөйләделәр. Лагерь тоткыннары - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның Плетцензей лагеренда һәлак булган көрәштәшләре, немец әсирлегеннән самолетны куып алып киткән Михаил Девятаевны искә төшерделәр.

 Аннары, зур игътибар һәм кызыксыну белән - кыюлык һәм ныклык, иман һәм сабырлык турында концлагерьның аяусыз шартларында да кеше булып калу турында - “Иреккә өмет белән” документаль фильмын карадылар, шигырьләр тыңладылар.

 Укучылар игътибарына Михаил Девятаевның «Побег из ада» китабы, Муса Җәлилнең «Моабит шигырьләре», Виталий Семинның «Нагрудной знак «ОСТ» дигән китаплары тәкъдим ителде. Бу китапларда рухи көч һәм аның өметләр бөтенләй булмаганда да исән калырга ярдәм итүе турында чын тарихлар язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев