Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан балалар китапханәсе балаларны китапларны ремонтларга чакырды

Китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә китапларны тәртипкә китерделәр һәм яраткан китапка озын гомер бүләк итү турында сөйләделәр.

Район балалар китапханәсендә балалар өчен “Китапка - озын гомер” дигән китап укуга һәм аларны тәртиптә тотуга юнәлтелгән чара узды. Анда китапханә каршында эшләүче «Фантазёрлар» һәм «Радуга» клублары әгъзалары катнашты. 

Китапханә хезмәткәрләре башта балаларга китап белән ничек дөрес мөгамәлә итү, китапларны ремонтлау ысуллары турында сөйләделәр. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар чын мәгънәсендә файдалы эш белән шөгыльләнгәннәрен аңладылар, мавыгып, теләк һәм кызыксыну белән эшкә керештеләр. Балалар үз эшләренең әһәмиятлегенә төшенеп эшләделәр һәм түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: китапларны сакларга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев