Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан бакчачыларына файдалы киңәшләр

Тиздән бакча эшләре башлана, мул уңыш алыр өчен, шуларны истә тотыгыз.

     «Яхшы күрше – ярты бәхет», - диләр. Бу кешеләргә карата гына түгел, үсемлекләр өчен дә дөрес әйтем. Күршене дөрес сайлаганда, уңышны арттырырга була, культураны корткычлардан һәм авырулардан сакларга мөмкин.

     Кәбестә, күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый. Укроп анны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа.

   Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.

     Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.

      Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.

Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә. Бәрхет чәчәк, настурция – бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар.

Суган кишер белән дус. Алар бер-берсен корткычлардан яхшы саклый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сад-огород файдалы киңәшләр