Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Исеме йолдыз булып кабынды

Бүген өлкән сыйныф укучылары өчен Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Исеме йолдыз булып кабынды” дигән истәлек сәгате үткәрелде.

Зоя Космодемьянская 1923 елның 13 сентябрендә Тамбов өлкәсе Осиновые Гаи авылында дөньяга килә. Аның әтисе Анатолий Петрович клуб һәм китапханә мөдире була, әнисе Любовь Тимофеевна авыл мәктәбендә укыта.  Зояның  мәктәптә бик әйбәт укуы, аның әдәбиятны бик яратуын һәм сугыш башлануга иң беренчеләрдән булып сугышка китүе, ләкин фашистлар кулына эләгеп аны җәзалап үтерүләре турында сөйләнде.

Балаларга совет кешеләре өчен батырлык, ватанпәрвәрлек, какшамас ихтыяр көче символы булган яшь партизанка турында горурланып сөйләделәр. Сугыш вакытында күпләрне, бу яшь, курку белмәс кыз кебек, дошманнан үч алырга илһамландырган.

Зоя Космодемьянская һәм миллионлаган һәлак булган геройлар турындагы истәлекләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.   

Балаларны һәм өлкәннәрне  Зояның тормышы һәм батырлыгы турында якыннанрак белү өчен, китапханә үзенә дәшә һәм "Зоя һәм Шура турындагы повесть" китабы белән танышырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев